Мөслимдә чисталык һәм яшелләндерү айлыгы бара
Кышка керер алдыннан тирә-юнебезне чистарту - гадәти хәл. Бу көннәрдә оешма-предприятиеләр үз территорияләрен һәм үзләренә беркетелгән урамнарны тәртипкә китерә. Парк-скверларда да мәктәп укучылары һәм оешма-предприятие коллективлары көче белән өмәләр үткәрелә. Шул ук вакытта җирлегебезне яшелләндерү буенча да акцияләр оештырыла.